Түбән Камада "Технофест-2018" Республика конкурсы узды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

          2018 елның 31 октябрендә Түбән Кама шәһәрендә техник иҗат һәм заманча технологияләр буенча "Технофест-2018" Республика конкурсы узды. Анда Кайбыч районыннан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге укучылары да катнашты һәм дипломга лаек булды. "Башлангыч техник модельләштерү" номинациясендә беренче урынны Эльмир Гарифуллин (җитәкчесе Сирин Гарифуллин)  һәм "Компьютер графикасы" номинациясендә икенче урынны Лилия Фәттахова (җитәкчесе Айгөл Солтанова) яулады. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International