Ульянково мәктәбе укытучысы "Россия сәламәтлек Укытучысы-2018" IX Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче булды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

          2018 елның август аеннан октябрь аена кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Россия сәламәтлек Укытучысы - 2018"  IX Бөтенроссия конкурсының республика этабы уздырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 34 районыннан һәм шәһәреннән 67 педагог катнашты.

           Безнең районнан "Профессиональ компетенция өчен" махсус номинациясендә Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алефтина Денисова җиңүче булды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International