ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 2018 елның 29 октябреннән 10 ноябренә кадәр кыска вакытлы ялда була. Отпуск вакытында район башлыгы вазифаларын район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев  башкарачак.
 

2018 елның  ноябрь аенда  “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

 


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 26 октябрендә Буа шәһәрендә Россия Федерациясенең күрше төбәкләре катнашында "Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнары" дигән зональ экологик фәнни-гамәли конференция булып узды. Безнең районнан конференциядә "Миләшкәй" Олы Кайбыч балалар бакчасының әзерлек төркеме шәкерте Гыйсмәтуллин Самир (тәрбияче Әүхадшина Светлана) катнашты һәм III урынны алды. Без аны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Алсу Хәбибулловна күп еллар колхозда дуңгыз караучы булып эшләгән.  Алар тормыш иптәше белəн ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндə Алсу апа кызы белән киявенең, оныкларының игелеген күреп яши.  Аны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның  урынбасары Рәмис Хәялиев  тəбриклəде. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле, матур тормыш теләде һәм рәхмәт хатын тапшырды.
 

27 октябрьдә Казан шәһәрендә «Бәхетле» сәүдә йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты.  Анда яңа гына ит, сөт, йомырка, бәрәңге, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, ашлык, бал, яшелчәләр һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин иде. Шәһәрлеләр арасында сөт, сөт продуктлары, ит ихтыяҗ аеруча зур иде.

Кичә Россия Кораллы Көчләре сафына биш якташны озаттылар.

Россия Федераль салым хезмәтенең №8 районара инспекциясе физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген искәртә.
 

27 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районының һәр мәтәбендә дә татарча диктант язулар оештырылды. Киң җәмәгатьчелек - яшьләр дә, олылыр да бу чарада теләп катнышты. Шул исәптән, районның барлык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да парта артына утырып яздылар. Иң гаҗәбе шул, саф рус авыллары булып йөргән Ульянково, Подберезье, Надеждино авылларында да татарча диктантны яздылар. Гомумән, әлеге акциядә Кайбыч районының 17 мәктәбеннән 255 кеше катнашты.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

Китапханәче комсомолның барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы елларында комсомолларның батырлыклары турында сөйләде, презентация күрсәтте. Бу чарада комсомол оешмасын җитәкләгән элеккеге комсомоллар Камалов Р. Р., Вахитов Ф. катнашты, алар Комсомол тормышыннан хатирәләре белән уртаклашты. Алар чарада катнашучыларны тарихы белән генә түгел, ә комсомолларныкы булган предметлар - комсомол билетлары һәм значоклар белән дә таныштырдылар.
 

Көз-елның иң серле вакыты. Ел фасылы, рәссам кебек, табигатьне матур төсләргә этәрә. Менә без дә, Кайбыч китапханәләре һәм клуб хезмәткәрләре, «Көзге бал» хөрмәтенә, көзгә багышланган күргәзмәләрне матур төсләргә буярга тырыштык.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International