ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген, 2 ноябрь көнне район мәдәният йортында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча бердәм ачык ишекләр көне узды. Чарада башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлегенең уку дисциплиналары буенча методисты Марина Русова һәм республика университетларының һәм институтларының әйдәүче вәкилләре чыгыш ясады.
 

Ул "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" инициативасы буенча оештырылды. Анда районның барлык оешма һәм предприятие коллективлары катнашты. Яшь гвардиячеләр Татарстан триколорын тараттылар. Җыелган халык Татарстан гимнын җырлады.
 

Республиканың шәхси авыл хуҗалыгын үстерүдә традицион көзге зонаара семинар быел Кайбыч районына билгеләнде. Булачак семинарга әзерлек йөзеннән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Кайбыч районына эш визиты белән килде. Ул Кайбыч муниципаль районы администрациясе вәкилләре белән семинар объектларында булды, әзерлекне карады. Күп кенә социаль объектларның торышын күреп уңай бәя бирде, семинарның уңышлы узачагына ышанычын белдерде.

2018 елның 27 октябрендә Олы Кайбычта "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлекчәсенең XXVIII конференциясе узды.
 

31 октябрь көнне Казан шәһәрендә өлкән буын вәкилләре арасында йөзү буенча “Өченче яшь” республика ярышлары узды.

 


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 1 ноябрь көнне Кайбыч музеен оештыру комитеты, музей өчен экспонатлар туплау буенча авылларга экспедиция белән чыкты. Күбрәк район бышлыгы ярдәмчеләреннән торган төркем Иске Тәрбит, Мәлки, Янсурино авылларында булды. Экспедиция членнары, җирле энтузиастларга таянып эшләп, халыкның никадәр раритет әйберләргә бай, аларның эчкерсез бирергә торуына инанды. Мөмкин булган әйберләр Кайбыч музее сакланыш складына алып кайтып бушатылды. Авылларга чыгып йөрү якын араларда дәвам итәчәк.

          Халык бердәмлеге көне хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Ул ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы 1612 ел вакыйгалары белән бәйле.

          Бүген, 1 ноябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар сәнгать мәктәп укучылары катнашында "Бердәмлек белән Россия көчле" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Алып баручы Эльмира Хәялиева бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, бәйрәмнең барлыкка килү сәбәбе булып тора торган 400 ел элек булган вакыйга белән таныштырды, һәм Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү Кремле Польша илбасарларыннан тулысынча азат ителүе турында сөйләде. Китапханәдә шулай ук "Халыклар бердәмлеге көне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда 15 бала катнашты.

Ул озак еллар Чүти мәктәбендә математика укытучысы булып эшләде. Бүген аны юбилее белән котларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов килде. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.

Бүген Корстон кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» IV Халыкара конференциясе уза, ул 31 октябрьдә башланды һәм 2 ноябрьдә тәмамланачак.

Конференциядә милли проектларны гамәлгә ашыруга, төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга, илдә кластер сәясәтен гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышалар.

Конференция программасы халыкара хезмәттәшлекнең төрле аспектларын, шул исәптән кластерларның уңышлы практикаларын, ЕАЭС, АТЭС һәм ЕС киңлекләрендә үз эченә ала.

Безнең районнан конференциядә башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм "Юлдуз" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату эшкәртү кооперативын гамәлгә куючы Рамилә Щукина катнаша.

Августта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы»республика конкурсына старт бирде. Конкурста безнең комбайнчылар да катнашты, алар үзләрен район һәм республика дәрәҗәсендә лаеклы күрсәттеләр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International