Олы Кайбыч авылында гомер итүче Насырова Шәмсекамал Сәлах кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген Ябалак авылында яшәүче Камалетдинов Рәхимҗан Рәшит улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина котладылар. Алар Рәхимҗан Рәшит улына нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген Чүти авылында яшәүче Гайнетдинова Камилә Гыйләҗ кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргать Басыйров һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Закирова котлады. Алар Камилә Гыйләҗевнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлегенең йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
Олы Кайбыч мәктәбендә-БДИ үткәрү пунктында рус теле буенча имтихан узды. Өченче ел үткәрелә торган әлеге акциянең максаты-ата-аналарга БДИ тапшыру процедурасын максималь рәвештә күрсәтү. Акциядә районның урта мәктәпләреннән унбиш ата-ана катнашты, алар арасында район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да бар иде.
Бүген "Кайбыч" боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал очрашулары узды.
27 февраль көнне Казан шәһәрендә Россия мәдәният хезмәткәрләре берлегенең Татар республика комитеты президиумы утырышы узды.
Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 12000 сум күләмендә билгеләнә.
Бүген Федоровское авылында "Кайбыч урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Кайбыч махсус урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча җыелыш узды.
2019 елның 1 мартында хакимият бинасында Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Рәзетдинов Илназ Фавасим улы гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 10:00 сәгатьтә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Кабинетында башлана (каб. №202). Язылу өчен Телефон 8(84370)2-14-29