ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген район мәдәният йортында "Созвездие – Йолдызлык – 2019" яшьләр эстрада сәнгатенең район сайлап алу турының гала-концерты булып узды.
 

2019 елның 11 мартында 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр  Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе  хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокуксыз гамәлләре турында мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк. 

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына 5 ел уку өчен кандидатлар сайлый. Институт югары һөнәри юридик белемле белгечләр әзерли.
 

1 март көнне Олы Кайбыч авылында "Аҗаган -2019" республика хәрби - спорт уенының муниципаль этабы узды. Уенда районның 17 мәктәбеннән командалар катнашты, алар ике яшь төркемендә көч сынашты.
 

Владислав Васильевның укучылары 2 мартта Яр Чаллыда каратэ буенча уздырылган Татарстан Республикасы Беренчелегендә ышанычлы җиңү яуладылар.
 

Апаста бөтен категория халык арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең II зона этабы узды. Ярышларда 5 район катнашты: Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле.
 


2
март, 2019 ел
шимбә

Колаңгы станциясенең озак яшәүчесе-Сафина Миңнуруй Кәлимулла кызы шушы көннәрдә үзенең 90 нчы юбилеен билгеләп үтте! Юбилярны котларга район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов,  шулай ук "Казан мельница" ҖЧҖ филиалы директоры Рәис Газизов килде.

1 март көнне Кече Мәме авылында яшәүче Нина Дмитриевна Старшова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, Кече Мәме авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева котлады. Юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.​
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International