Венера Сафиуллина республика конкурсы җиңүчесе

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

           27 февральдә Казан шәһәрендә Россия мәдәният хезмәткәрләре берлегенең Татар республика комитеты президиумы утырышы узды.  Президиум утырышы барышында "Мәдәният өлкәсендә иң яхшы социаль җаваплы җитәкче" беренче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Бәйгедә мәдәниятнең төрле тармаклары җитәкчеләре: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, музейлар, үзәкләштерелгән клуб системалары, киноучреждение, балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре катнашты.
          "Үзәкләштерелгән клуб системасының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә безнең районнан мәдәният-ял итү үзәге директоры Венера Сафиуллина җиңүче булды. Ул диплом, истәлекле һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.  Без аны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International