Бүген Чүти авылында яшәүче Гайнетдинова Камилә Гыйләҗ кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район башлыгы исеменнән юбилярны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргать Басыйров һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Закирова котлады. Алар Камилә Гыйләҗевнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Камилә Гыйләҗ кызы озак еллар колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ике кызы бар.