Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
Бүген Олы Кайбычта "Кайбыч" боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышларының республика этабының беренче көне узды. Ярышларда зона ярышларында җиңүчеләр — 2006-2007 елларда туган Алексеевский, Аксубай, Балтач һәм Кайбыч районнарының хоккей командалары катнашты.
Бүген Олы Кайбыч авылында Апас, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Кайбыч районнары катнашында "Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы: республиканың мәдәни-ял учреждениеләрендә ачыклау, саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре" темасына ике көнлек зона семинары узып бара.
25 февраль көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Кече Кайбыч авылында гомер итүче Ярхамова Рәзилә Хәйрулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина һәм ветераннар Советы рәисе Рәшит Зиннуров котлады. Алар Рәзилә Хәйрулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
2019 елның 20 февралендә Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Җитештерү мәсьәләләре каралды. Гриппны профилактикалау мәсьәләләре буенча баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин, поликлиника мөдире Газимогомед Магомедов, участок табиб-терапевты Марат Бакаев чыгыш ясадылар.
20 февральдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Дубрава" агрофирмасының Мөрәле, Борындык, Кече Мәме, Урсак, Кошман бүлекчәләрендә терлекләрне кышлату барышы белән танышу максатыннан булды. Терлекчелек буенча белгечләр белән очрашты. Аны «Дубрава «Агрофирмасы» җәмгыяте директоры Юрий Осипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров озатып йөрде.
20 февральдә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында ир-атлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган традицион шәхси-команда турниры узды.
Мөрәле укучылары Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар үз тренерлары Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә Екатеринбургтан исән-сау кайттылар, анда алар Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында тимераякта шуу буенча «Көмеш тимераяклар» Бөтенроссия ярышларында катнаштылар. Аларның команда составында шулай ук Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Лаеш шәһәрләреннән яшь спортчылар чыгыш ясады. Шулай итеп барлыгы командада 5 егет һәм 5 кыз катнашты. Нәтиҗәдә безнең команда 6 нчы урынны алды. Алда безнең тимераякта шуучыларны яңа стартлар көтә, аларга тагын да уңышлырак чыгышлар теләп калабыз!
Һәр елның 15 нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 30 ел вакыт узган.
Шул уңайдан Кайбыч үзәк китапханәсендә “Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек – хәтер кыясы!” – дип исемләнгән кичә булып узды.