Олы Кайбыч авылында гомер итүче Насыйрова Шәмсекамал Сәлах кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилее белән аны Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Алар юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Шәмсекамал Насыйрова Кошман авылында туып-үскән. Озак еллар колхозда эшли. Тормыш иптәше белән ике малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.