Бүген "Кайбыч" боз шугалагында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал очрашулары узды.
Финалда Кайбыч һәм Балтач районнары командалары очрашты, нәтиҗәдә, 1 урынны 11:3 исәбе белән балтачлылар яулады, ә 3 урында Алексеевск командасын җиңеп Аксубай районы командасы булды.
Ярыш ахырында җиңүчеләрне һәм призерларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм ярышларның баш хөкемдары – «Алтын алка» клубының төбәк бүлеге рәисе Михаил Бойцов котлады. Алар җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм кубоклар тапшырдылар.