Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч районындагы социаль яклау бүлегенең йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр директорлары һәм хезмәткәрләре катнашты.
Киңәшмәне социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева ачты, ул киңәшмәдә катнашучыларны регламент белән таныштырды.
Аннары 2018 елда башкарылган эшләр турында картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Гыйләҗева, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, республика матди ярдәм үзәгенең 22 нче бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина һәм районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Эльвира Камалеева хисап тотты.
Киңәшмә азагында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул социаль хезмәткәрләрнең эшен уңай бәяләде, агымдагы елда уңышлы эшләр теләде. Аннары Альберт Илгизәр улы тармак белгечләрен һәм социаль хезмәт ветераннарын Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4904407.htm