Бүген Ябалак авылында яшәүче Камалетдинов Рәхимҗан Рәшит улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова һәм Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина котладылар. Алар Рәхимҗан Рәшит улына нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.