ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 19нчы апрелендән 21нче апрелгә кадәр Су спорт төрләре сараенда (Казан шәһ., Сибгат Хәким ур., 70 йорт) синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы узачак.

 

Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
 

Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында авыл җирлеге башлыклары,  терроризмга каршы комиссия әгъзалары катнашында утырыш булып узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты.
 

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


24
март, 2019 ел
якшәмбе

23 март көнне Олы Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Биктимерова Фәнзилә Фәһим кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләде, шулай ук район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу матур көнне юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, район мәктәпләре директорлары да котладылар.
 

23 март көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт комплексында Кайбыч муниципаль районының волейбол буенча чемпионаты кысаларында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында ярышлар узды, анда 9 команда катнашты.

Агымдагы елның 22-23 мартында Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Анда катнашу өчен республиканың 16 иң яхшы спорт клубы чакырылган иде, алар арасында Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе дә бар иде.


23
март, 2019 ел
шимбә

Ул бер сулышта, җылы иҗади шартларда, һәрбер номерны ишетү һәм күрү теләге белән узды. Матур халык костюмнары күзләрне шатландырды. Концерт ахырында Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев коллективка матур концерт, уңай эмоцияләр һәм кызыклы номерлар өчен рәхмәт белдерде.
 

21 март көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары һәм учрежденияләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнирның беренче этабы узды. Анда 3 команда катнашты: Совет-башкарма комитет, мәгариф бүлеге һәм үзәк район сырхауханәсе.
 


22
март, 2019 ел
җомга

Бу көннәрдә Подберезье табиблык амбулаториясенең теш табибы Чекмарева Ольга Петровна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International