Ул бер сулышта, җылы иҗади шартларда, һәрбер номерны ишетү һәм күрү теләге белән узды. Матур халык костюмнары күзләрне шатландырды. Концерт ахырында Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев коллективка матур концерт, уңай эмоцияләр һәм кызыклы номерлар өчен рәхмәт белдерде.