Быел өлешләп төзү өлкәсендәге законнар үзгәрешләренә бәйле рәвештә 26 мартта 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Аны үткәрү вакытында татарстанлылар өлешләп төзүдә катнашучылар өчен нәрсә үзгәрүен белә алачак; өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү өчен нинди документлар пакетын әзерләргә кирәк булачак; теркәлү нинди вакыт эчендә башкарылачак һәм башкалар.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!