ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

            Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов белән берлектә, капиталь ремонт бара торган Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Анда аларны "Заман" ширкәте директоры Равил Җәләлиев, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин озатып йөрде.
 

Бүген район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы старт алды. Фестивальдә Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм, әлбәттә инде, Кайбыч районыннан яшь артистлар катнаша.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышы булды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты.
 

23-24 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бадминтон үзәгендә" 2007-2008 елгы һәм 2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча Татарстанның "Бадминтон өметләре" республика турнирының беренче турының финал ярышлары узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Кайбыч муниципаль районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Юрий Григорьевта тәрбияләнүчеләр өч бронза медаль яулады. Ярышларның беренче көнендә Никита Алексеев (Олы Кайбыч урта мәктәбе) ялгыз разрядта медаль алды, ә икенче көнне ул Григорий Вавилов (Федоровское урта мәктәбе) белән бергә парлы разрядта бронза медаль яулады, шуның белән без аларны котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез!
 


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

23 март көнне Кайбыч үзәк район сырхауханәсендә "Бердәм Россия" "Ныклы гаилә" федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында "Балаларда - көч" хәйрия фонды тарафыннан хәйрия акциясе үткәрелде.

25 март кичендә һәм 2019 елның 26 март төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил, кыска вакытлы буран, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр һәм 2019 елның 25 мартында кич белән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк кар көтелә.
 

"Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Кеше күңеле рухи азыкка һәрчак мохтаҗ. Һәм сез һәрберебезгә хас шушы ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен табигатьтән бирелгән сәләтегезгә зур тырышлыгыгызны өстәп, шәхси вакытыгыз белән хисаплашмыйча эшлисез. Райондагы бер генә бәйрәм-тантана да, бер генә чара да сезнең катнашудан башка узмый. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, Кайбыч данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне күрсәтәсез, төрле милләт халыкларының традицияләрен ачып бирәсез. Сезнең өчен бәйрәм - эш көне, кичләр - аның дәвамы. Осталык һәм талантыгызны җигеп, сез, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, халкыбызга, туган ягыбызга хезмәт итәсез. Фидакарьлелегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәмегез уңаеннан иҗади уңышлар, исәнлек, бәхет һәм иминлек телим".

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада 2019 елның 19 мартыннан 19 апреленә кадәр туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча киң чаралар үткәрерү планлаштырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International