Бу көннәрдә Подберезье табиблык амбулаториясенең теш табибы Чекмарева Ольга Петровна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова котлады. Ул Ольга Петровнага эшендә уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек теләде, шулай ук аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мактау грамотасын тапшырды.