Мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы җиңүчеләре

2019 елның 24 марты, якшәмбе

          Агымдагы елның 22-23 мартында Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Анда катнашу өчен республиканың 16 иң яхшы спорт клубы чакырылган иде, алар арасында Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе дә бар иде.

          Уеннар программасына җиңел атлетика эстафетасы, баскетбол, өстәл теннисы, йөзү (эстафета) керде. Моннан тыш, команданы өй биремен үтәү буенча – «видеоролик»та бәяләделәр.
          Ярышлар нәтиҗәсендә безнең команда баскетбол буенча 2 урынны, өстәл теннисы буенча 1 урынны, җиңел атлетика буенча 4 урынны (эстафета), йөзү буенча 3 урынны (эстафета), "Видеоролик"та 11 урынны яулады. Гомуми зачетта республика буенча 2 урын. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International