21 март көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешмалары һәм учрежденияләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнирның беренче этабы узды. Анда 3 команда катнашты: Совет-башкарма комитеты, мәгариф бүлеге һәм үзәк район сырхауханәсе.