Олы Подберезье мәктәбе директоры үзенең юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 24 марты, якшәмбе

           23 март көнне Олы Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Биктимерова Фәнзилә Фәһим кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады, аңа нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек теләде, шулай ук район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу матур көнне юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, район мәктәпләре директорлары да котладылар.
          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International