Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортына, Татарстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Чарада Олы Кайбыч халкы, якын- тирә авыл имамнары, Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Бүген сәгать 10 да Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең XIV съезды узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты.