Мәдәният яңалыклары

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

      28 гыйнвар көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең диплом эшләрен яклау булды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте белән берлектә 2019 елда Кайбыч һәм Апас районнары клуб тибындагы мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләрен яңадан әзерләү турында килешү имзаланды.  Алабуга көллияте укытучылары 2019 елда укый башладылар, 2020 елның гыйнварында соңгы йомгаклау сессиясе булды һәм гыйнвар ахырында курсларны тыңлаучыларның барысы да үзләренең сайлаган темасы буенча якланды.  Март аенда мәдәни-ял итү учреждениесе хезмәткәрләре социаль-мәдәни эшчәнлек белгечлеге буенча һөнәри яңадан әзерлек дипломнарын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International