ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген "Олимп" кафесында районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс "Холдинг компаниясе" АҖнең АПК департаменты директоры Эдуард Хөсәенов, шулай ук 130 дан артык хезмәт алдынгылары-терлекчеләр, игенчеләр, хезмәт ветераннары катнашты.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: а) хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге; б) дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану процедураларын гадиләштерү; б) хезмәт күрсәтүләрдән файдалану белән бәйле вакытлыча чыгымнарны кыскарту; в) гражданның аның гаризасы буенча эшнең һәр этабында мәгълүматлы булуы.;


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе көне узды.

Агымдагы елның 16-18 декабрендә Түбән Новгород шәһәрендә тимераякта узышу буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең 1 этабы узды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда шикәр чөгендере Буа шикәр заводына озатыла. Барлыгы 32582 тонна татлы тамыр сатылган, бу 35 процент дигән сүз. 

19 декабрь көнне Казан дәүләт медицина университетында эш бирүче көне узды, анда баш табиб Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге Кайбыч үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге катнашты.

Республиканың сөтчелек  тармагы  алдагы  елларга  үсеш  ноктасы  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров әйтте.  

 

2019 елның 20 декабрендә Казан шәһәрендә "Татарстан - Яңа гасыр" РОД Югары Советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин һәм депутатлар, район, шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хәрәкәт активистлары катнашты. Утырышта катнашучыларга институтның Татарстан тарихына һәм мәдәниятенә багышланган басмалары тәкъдим ителде.


22
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

21 декабрь көнне Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Куркынычсыз белем бирү тирәлеген формалаштыру һәм балигъ булмаганнарның аддиктив тәртибен профилактикалау» темасына район семинары булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.

Хөрмәтле энергетиклар, әлеге тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International