Мәлки авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

   Бүген Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мәлки авыл җирлегендә халык җыены узды.

   Җыелышны авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков ачты. Ул җирлек территориясендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасын исәпкә алып, 2020 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Тамара Иванова, Кыр Буасы авылындагы ФАП мөдире Любовь Батманова, Мәлки авылы китапханәчесе Нина Маланьева, ветераннар Советы рәисе Владимир Лебедев һәм полициянең участок уполномоченные Айдар Сөнгатов халык алдында башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.

      Җыелышта муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International