Кошманда "School performance" Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     29 гыйнвар көнне Кошман авыл мәдәният йорты базасында мәктәп театр коллективларының инглиз телендә «School performance» Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурста барлыгы 8 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.

      Конкурс нәтиҗәләре буенча Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы (җитәкчесе Насретдинова А.Г.) иң яхшы дип табылды, икенче урынны Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы (җитәкчесе Бутрова О.А.), өченче урынны Олы Кайбыч урта мәктәбе коллективы (җитәкчесе Смелова Н. И.) яулады.
      1 нче урынны алган коллектив февраль аенда Яшел Үзән шәһәрендә узачак зона этабында катнашачак.
      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге фестиваль-конкурс укучыларның чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү һәм чит телләрдән халыкара аралашу чарасы буларак файдалану ихтыяҗын үстерү максатыннан үткәрелә. Кайбыч районында бәйге дүртенче ел уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International