Олы Кайбычта кибет ачылды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

 

     Бүген Олы Кайбычта "Чәчәкләр" кибетен ачу тантанасы булды. Әлеге кибетне Илшат һәм Назлым Шакировлар гаиләсе ачты. Илшат тумышы белән Яшел Үзән районыннан, Назлым - безнең якташ. Гаилә Норлат авылында яши. 

      Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул кибет хуҗаларына уңышлы старт, нәтиҗәле эш, яхшы финанс күрсәткечләре теләде.  Яшь эшмәкәрләр, үз чиратында, Альберт Илгизәр улына һәм әти-әниләренә үз башлангычларында ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International