Олы Урсак мәктәбе укучысы-татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     27-28 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

     Анда Олы Урсак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алинә Мифтахова катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча ул призер булды һәм диплом белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
     Алинәне олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Сафиуллина әзерләде, ул грамота белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International