Бүген Колаңгы тимер юл станциясе поселогының «Ирида» күп функцияле үзәгендә Колаңгы авыл җирлегенең отчет җыелышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, «Дубрава» агрофирмасы җитәкчесе Александр Тутаев, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җирлек халкы катнашты.