27 гыйнвар көнне Мөрәле төп мәктәбе базасында "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча "Ел укытучысы"республика конкурсының муниципаль этабы узды. Анда Чүти, Ульянково һәм Колаңгы мәктәпләреннән 3 педагогик хезмәткәр катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ульянково төп мәктәбеннән Евгений Мареев иң яхшы ел укытучысы булды, икенче урынны Колаңгы төп мәктәбеннән Юрий Дунаев, өченче урынны Чүти урта мәктәбеннән Сергей Козлов алды.
Җиңүчеләрне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин һәм аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин котладылар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Беренче урынны алган Евгений Мареев конкурсның зона этабында катнашачак, ул 3 февральдә Югары Ослан районында узачак. Аңа уңышлар телибез!