Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы 5 чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышында катнашты.
Кайбыч районы Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы А. Решеткина (җитәкчесе – педагог Г. Блохина) “Казан, футбол, сәламәтлек” республика конкурсында мактаулы 3нче урынны яулый.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма бу хезмәтләрне акчалата алучы гражданнар Пенсия фонды идарәсенә килеп, яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша гариза тапшырып, кире социаль пакет җыелмасын алу мөмкинлегенә ия.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 23 сентябрь көнне Кайбыч районы хезмәтчәннәре дә башкаланың Ямашев проспекты мәйданында сату итәчәк.
19 сентябрь көнне Колангы авыл җирлеге депутатларының чираттагы сессиясе уздырылды.
Кайбыч районы прокуратурасы 53 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Әлеге граждан РФ Җинаятьләр кодексының 1нче кисәгенең 160нчы маддәсендә каралган (акча үзләштерү, чит мөлкәтне урлау) җинаять кылуда гаепләнә.
Бүген Кошман авыл җирлегендә яшәүче, районыбызның төрле тармакларында хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәр район үзәгендәге “Рәйхан” кафесында кунак булды.
Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч урта мәктәбендә эшлекле очрашу үткәрде.
Узган атнаның шимбәсендә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында район мәктәпләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча район спартакиадасы узды.
Кайбыч районы Надеждино авылы урамнардагы 5 су алу колонкасы төзекләндерелде.