Район башлыгы ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы 5 чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышында катнашты.

Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә - “Татарстан Президентының Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасы”.

-Бары тик көчле Россия белән генә безнең республикабызның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар, - дип белдерде Президент үз чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук  республикадагы икътисади һәм сәяси хәл торышы, инновацион үсеш, җитештерү сәнәгате һәм агросәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм башка өлкәләргә кагылышлы сорауларга тукталды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International