Бүген Кошман авыл җирлегендә яшәүче, районыбызның төрле тармакларында хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәр район үзәгендәге “Рәйхан” кафесында кунак булды.
Мәҗлес тиздән башланачак Өлкәннәр ункөнлеге декадасы һәм Корбан бәйрәме уңаеннан оештырылды. Бәйрәмнең иганәчесе - үзе дә Кошман авылында туып-үскән шәхси эшмәкәр Равил Җәләлиев инде менә икенче ел авылдашларын үзенең кафесында кунак итә.
Чакырылган 223 хезмәт ветеранының 113е әлеге тантанада катнашты һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.