Кайбыч районы прокуратурасы 53 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Әлеге граждан РФ Җинаятьләр кодексының 160нчы маддәсенең 1нче кисәгендә каралган (акча үзләштерү, чит мөлкәтне урлау) җинаять кылуда гаепләнә.
Суд тарафыннан ачыкланганча, икмәк пешерү комбинатында машина йөртүче экспедитор булып эшләгән әлеге хөкем ителүче, агымдагы елның июнь-июль айларында, икмәк сатудан кергән 20 мең сумга якын акчаны үзләштерә.
Әлеге ир-ат үз гаебен тулысынча таныды һәм суд аңа карата 2 ай төзәтү эшләре җәзасы билгеләде. Шул ук вакытта хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып барылачак.
Хөкем карары әлегә закон көченә кермәгән, дип хәбәр итте Кайбыч районы прокуратурасы.