ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының алдынгы хезмәткәрләренә гомуми бәясе 92 миллион сумнан артыграк булган 12 яңа төп һәм махсус техника ачкычларын тапшырдылар.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

22 нче сентябрь көнне районның Галия Кайбицкая исемендәге музее үзенә кунаклар кабул итте.

Кайбыч районында 14 яше тулган гражданнарның 34,2 проценты Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул районда 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бүгенге көндә Татарстан Президенты тарафыннан республика буенча уртача күрсәткечне 70 процентка җиткерергә дигән бурыч куелды.

Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, 22 сентябрьгә район басуларыннан 26115 гектар мәйданда бөртекле культура суктырылган (95,7 процент).

20 сентябрь көнне Иске Тәрбит авылында яшәүче 76 яшьлек граждан, иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә, үзе генә гөмбәгә дип урманга бара, кайтыр вакыт җиткәч, юлны югалта һәм адаша.

2018 елның 1 гыйнвареннан ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Бүген төбәкләрдә әзерлек эшләре алып барыла.

Бүген Кайбыч районы хакимияте бинасының утырышлар залында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район башлыгы Альберт Рахматуллин алып барды.

Бу атнада Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Район картлар һәм инвалидлар интернат-йортына ярдәм итүче, күчтәнәчләр китерүче, якты йөзен, тәмле сүзен кызганмаучылар да шактый арабызда.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районы Хуҗа Хәсән урта мәктәбе укучылары “Тынычлык күгәрчене” дип аталган тантаналы җыенда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International