Кайбыч районы Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы А. Решеткина (җитәкчесе – педагог Г. Блохина) “Казан, футбол, сәламәтлек” республика конкурсында мактаулы 3нче урынны яулый.
Әлеге конкурс Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан оештырылды.