Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 23 сентябрь көнне Кайбыч районы хезмәтчәннәре дә башкаланың Ямашев проспекты мәйданында сату итәчәк.
Районның барлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук авыл җирлекләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Шәһәр халкына ярминкәдә на күптөрле ассортиментта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары: ит, йомырка, сөт, сыр, май, икмәк, ярма, бәрәңге, бал, яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән, шулай ук консервланган ризыклар сатып алу мөмкин булачак.
Ярминкә дәвамында кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлана алачак казанлылар.