Социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан торгызу турында гариза бирергә өлгерегез

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма бу хезмәтләрне акчалата алучы гражданнар Пенсия фонды идарәсенә килеп, яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы  Шәхси кабинет аша гариза тапшырып, кире социаль пакет җыелмасын алу мөмкинлегенә ия.

 Гариза 2018 елның 1 январеннән гамәлгә керә.

Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәге хезмәтләрне үз эченә ала:

- рецепт буенча дару препаратлары, рецепт буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны тукландыру өчен специальләштерелгән продуктлар алу;

- төп чирләрне профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына путевка;

- шәһәр яны тимер юл транспорты белән бушлай файдалану, дәвалануга бару-кайту чыгымнары.

Социаль хезмәтләр җыелмасы алучы аерым категория социаль ташламалы гражданнарга ветераннар, инвалидлар,инвалид балалар, балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиациягә дучар булганнар керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International