Чит телләр өйрәнүдә яңа технологияләр

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Бүген Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч урта мәктәбендә эшлекле очрашу үткәрде.

Укучыларны инглиз теленнән төп һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү максатыннан, мәктәпнең инглиз теле кабинеты лингафон җиһаз белән баетылды.

Мәктәп директоры Алия Биккулова һәм инглиз теле укытучысы Рәмилә Миңнулина район Башлыгын мәктәптә чит телләр өйрәнү мөмкинлекләре белән таныштырды.

Рәмилә Миңнуллина аңлатуынча, кабинет укучыларга чит телне өйрәнергә булышучы тавыш һәм проекцияле җиһаз комплексы белән тәэмин ителгән.

Лингафон кабинет укытучыга һәрбер укучы белэн индивидуаль рәвештә шөгыльләнергә, укучыларны төркемнәргә бүлеп укытырга, сөйләмнәрен яздырырга һәм аны кабат тыңларга, комментарийлар биреп барырга шартлар тудыра.

-Әлеге мәктәптә балаларга инглиз телен камил өйрәнү, тирәнтен үзләштерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Һәм бу бик тә сөендерә. Чөнки һәркайсыбызга яхшы мәгълүм – соңгы елларда тормышта чит телләрне белүнең әһәмияте арта бара. Инглиз телендә иркен аралашкан укучының  югары уку йортына укырга керү ышанычы да зуррак . Без исә киләчәктә дә укучыларыбыз тырышып укысын, ныклы белем алсын, замана белән бергә атласын өчен тиешле мөмкинлекләрне тудырырга ярдәм итәчәкбез, - дип белдерде район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Мәктәп директоры Алия Биккулова  заманча технологияләр белән бер дулкында булырга шундый мөмкинлек бүләк иткәне өчен аңа барлык укучы һәм укытучылар исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International