Административ комиссия утырышында

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бу атнада Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Әлеге утырышта Борындык авылы гражданкасына карата төзелгән административ хокук бозу турындагы беркетмә каралды. Ул Борындык авыл җирлеген төзекләндерү Кагыйдәләренең 195нчы пунктын бозып, шәхси атын урамда бәйсез калдырган. Моның өчен Татарстан Республикасының “Административ хокук бозулар турында”гы Кодексның 3.6 маддәсенең 1нче кисәгендә җаваплылык каралган.

Административ комиссия тарафыннан хокук бозган бу гражданкага 2 мең сум күләмендә штраф җәзасы билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International