Электрон хезмәтләр – уңайлы һәм ышанычлы

2017 елның 22 сентябре, җомга

Кайбыч районында 14 яше тулган гражданнарның 34,2 проценты Россия һәм Татарстан Бердәм идентификация һәм аутентифакация системасы (ЕСИА) хемәтеннән файдалана. Ул районда 2015 елның декабреннән гамәлгә керде. Бүгенге көндә Татарстан Президенты тарафыннан республика буенча уртача күрсәткечне 70 процентка җиткерергә дигән бурыч куелды.

Хезмәт күрсәтүнең барлык төрләре арасыннан табибка язылу, ЮХИДИ штрафларын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү республикабызда зур популярлык белән кулланыла.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы комиссия түләвен киметү буенча зур эш башкарды. Мәсәлән, салым түләүләре, электр энергиясе өчен түләү, штрафлар комиссиясез кабул ителә.  Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр счет-фактураларны комиссиясез түлиләр.

Виртуаль карталар чыгару мөһим адым булды. Аның ярдәме белән теләсә нинди хезмәт өчен комиссиясез генә порталда яки мобильле кушымта аша түләргә була.

Порталда теркәлгән кешеләргә сервис үзе карточка ачуны тәкъдим итә. Моның өчен идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы (ЕСИА) аша порталда шәхси кабинетка керергә кирәк.

Порталдан моңа кадәр файдаланмаган кеше башта дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә, аннан соң ЕСИА ярдәме белән үз аккаунтын расларга тиеш.

Электрон төргә uslugi.tatarstan.ru порталында булган 222 хезмәт күчерелгән. Уңайлы булсын өчен алар темалар, тормыш хәлләре, алучыларның категорияләренә һәм ведомстволарга бүленгән.

“Шәхси кабинет“та теркәлеп, штрафлар, ТКХ хезмәтләре, Интернет һәм телефонлаштыру, салым буенча бурычлар, балалар бакчаларына чиратлар торышы, социаль ипотека турында даими рәвештә мәгълүмат ала һәм балаларның мәктәптә нинди билгеләр алуын күзәтә аласыз.

ЕСИА теркәлү үткәннән соң пенсия фондында яки күпфункцияле үзәктә раслау процедурасын үтәргә кирәк. Моны башкармыйча, гражданнар теркәү үтмәгән булып санала. Моның өчен пенсия фонды бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә паспорт һәм СНИЛС белән мөрәжәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International