Урманнарда сак булыгыз!

2017 елның 22 сентябре, җомга

20 сентябрь көнне Иске Тәрбит авылында яшәүче 76 яшьлек граждан, иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә, үзе генә гөмбәгә дип урманга бара, кайтыр вакыт җиткәч, юлны югалта һәм адаша.

Үзе әйтүенчә, җылыныр өчен төне буена урманда йөреп чыга ул. Таң аткач, Янтик районы Түмер авылы тирәсенә килеп чыга. Ә әлеге авыл бабай яшгән Иске Тәрбит авылына якынча 30 километр ераклыкта була. Шуннан соң, гмбәче бабай дөрес юнәлешне аңлап, үз авылы янындагы урман читенә чыгу юлын таба. Биредә аны эзләгән авылдашлары каршы ала. Бүгенге көндә бабайның сәламәтлеге яхшы хәлдә.

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Гөмбә сезоны дәвам итә. Шуңа күрә урманнарда йөргәндә сак булсагыз иде. Шул ук вакытта гөмбә җыярга барганда үзегез белән һәрвакыт кәрәзле телефон алырга онытмагыз. Бу исә күңелсезлек очрагы килеп чыккан очракта шунда ук эзләү-коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итү өчен кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International