Көзге яфрак бәйләме

2017 елның 22 сентябре, җомга

22 нче сентябрь көнне районның Галия Кайбицкая исемендәге музее үзенә кунаклар кабул итте.

 Олы Кайбыч урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре - Гөлчәчәк Шакирова) биредә көзге яфрак һәм чәчәкләрдән бәйләм ясау буенча мастер-класста катнашты. Кызлар чәчәк һәм яфраклардан бәйләмнәр ясады. Яфраклардан роза чәчәкләре ясау аларга аеруча ошады. Якынлашып килүче Мөгаллимнәр көненә  укытучы апаларына чәчәк бәйләмен үз куллары белән нәкъ менә көзге яфраклардан ясап бүләк итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International