Район башлыгы катнашында киңәйтелгән утырыш

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Кайбыч районы хакимияте бинасының утырышлар залында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны район башлыгы Альберт Рахматуллин алып барды.

Киңәшмә барышында социаль-мәдәни һәм мәгариф учреждениеләре объектларының җылылык сезонына әзерлеге, электрон хезмәт күрсәтүгә кагылышлы сораулар каралды.

Район Башлыгы муниципаль юлларны норматив дәрәҗәгә китерү тиешлегенә аерым басым ясады һәм, халыкка мөрәжәгать итеп, юлларны ясаган вакытта тудырылган кыенлыкларга аңлау белэн карарга һәм юл төзелеше эшләрен тиз арада төгәлләүне үз контроленә алачагын искәртте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International