Ветеринариягә кагылышлы белешмәләр – электрон рәвештә

2017 елның 22 сентябре, җомга

2018 елның 1 гыйнвареннан ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Бүген төбәкләрдә әзерлек эшләре алып барыла. Россиянең 85 төбәге арасында татарстанлылар – әлеге системага күчү буенча икенче урында.

Республика буенча ветеринария белешмәләренең 83 проценты электрон формада бирелә башлаган инде. Күптән түгел узган төбәкара видеоконференциядә дә республиканың ветеринария хезмәткәрләренең башкарган эшенә Мәскәү дә югары бәя бирде.

Электрон рәвештә эшләү Россельхознадзор белгечләренең фикере. Чөнки алар 2005 елдан бирле яңача эшләргә кирәклеген белдерә. Уңай мисаллар да бар. Товарларны читкә чыгару, алып керүгә рөхсәт документлары хәзер бары тик электрон формада гына башкарыла. Моның өчен “Аргус” системасын гамәлгә куйганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, ул уңышлы гына эшләп тә китте. Хәзер бер урыннан икенче җиргә илтә торган товарны тикшергәндә компьютерда бөтен мәгълүматны күрергә була.

Сүз дә юк, без яңалыкка шикләнеп карарга гадәтләнгән. Әмма электрон системада эшләп караучылар, кәгазь документка караганда “Меркурий” ышанычлырак та, уңайлырак та, диләр. Чөнки биредә бөтен нәрсә үтә күренмәле. Мисалга, кайсыдыр бер кечкенә генә авылда урнашкан сугым цехында терлек чалына. Анда эшләүче ветсанэксперт тикшерү уздыра. Шунда ук документны электрон формада компьютерга кертә. Документ кулдан кулга күчеп йөрми. Аннан нинди ит киләсен сатып алучы оешма алдан белеп тора. Базар, кибетләрдән ит, сөт, балык ризыклары сатып алучылар да, бу системага кереп, алырга теләгән ризыгының кайда җитештерелгәнен, срокларын, кем тарафыннан тикшерелгәнен, әзер ризык булса, продукцияне җитештерер өчен нинди чимал файдаланганын карый алачак. Ә моңа кадәр без берни белми идек. Без генә түгел, тикшерүче белгечләр дә кайбер нәрсәләрне ачыклар өчен айлар буе төрле тикшерүләр уздырырга мәҗбүр иде. “Меркурий”да исә болар төгәл күренәчәк.

Моннан тыш әлеге система ветеринарларга “кәгазь боткасы”ннан котылырга да ярдәм итәчәк.

Тулырак мәгълумат белән ТР Министрлар кабинетының ветенирнария Баш идарәсе рәсми сайтының “Меркурий” бүлегендә, шулай ук    http://www.vetrf.ru/vetrf/presentations/ ссылкасы буенча кереп таныша аласыз.

И. Зыядиев, Кайбыч районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.

                                                                                                                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International