Россиянең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының алдынгы хезмәткәрләренә гомуми бәясе 92 миллион сумнан артыграк булган 12 яңа төп һәм махсус техника ачкычларын тапшырдылар.
Әлеге бүләккә Кайбыч районы янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре дә лаек булды.
«Көндәлек эшчәнлектә без Федерациянең барлык субъектлары белән үзара бәйләнештә торабыз. Халыкның тормыш иминлеге буенча комплекслы мәсьәләләрне чишү юллары, барлык хезмәт һәм структура эшчәнлегенә замана тәкъдимнәрен кертү буенча Татарстан Республикасы алга киткән төбәк булып тора», – дип ассызыклады министр.
«Мин быел Конфедерацияләр кубогы кысаларында башкарылган эш өчен сезгә рәхмәт җиткерәм. Без әлеге эшне бишлегә башкардык. Дөнья чемпионаты уеннарын да киләсе елда республикада лаеклы уздырырбыз дип өметләнәм. Заманча техникадан башка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куелган бурычларын үти алмый. Без киләчәктә дә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының татарстан идарәсенә ярдәм итәчәкбез», – дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов.