ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

26 ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе районының балалар сәнгать мәктәбендә вокал һәм инструменталь классик музыкасы буенча «Sempre vivo» II Республика конкурс – фестивале узды.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

23 – 25 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның халык белән очрашуы узды.

Колаңгы авылы китапханәчесе Лилия Федотова Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы уздырган коммерцияле булмаган оешмаларга бюджеттан субсидия бүлеп бирү конкурсында катнашып, 350 мең сум күләмендә акчалата грант алды.

Иске Тәрбит авылының “Гөлбакча” балалар бакчасы нәниләре китапханә дигән серле дә, сихри дә дөнья белән танышты.

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район мөхтәсибәте оешуга 20 тулу уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында катнашты.

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү уздырды.

26 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районының “Әкият” курчак театры Казан шәһәрендә узган “Мәдәният, сәнгать, иҗат” Халыкара конкурсында катнашты.

25 ноябрь көнне Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында район Спартакиадасы кысаларында 5-9 сыйныфларда укучы кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. 

Бүген Кайбыч муниципаль районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ольга Макарова туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International