ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында яшь укытучыларның “Педагогларның шәхес һәм һөнәри үсеше” темасы буенча район семинары узды.

Хуҗа Хәсән авылының “Аленушка” балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Шушы көннәрдә Казан шәһәренең “Дуслык” сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексы базасында Татарстанның 10 районыннан 21 команда яшь географ исемен алу өчен ярышты.

Кайбыч муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары Рамил һәм Ранис Гаттаровлар (җитәкчеләре – З. Яруллина) “Рассударики” Бөтенроссия иҗади конкурсының “Вокал һәм музыка иҗаты” номинациясендә читтән торып катнашып, 2 урын яулады.

Кайбыч муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлекчәсе укытучысы Резеда Хисамова “Балаларга өстәмә белем бирү учреждениесендә педагог эшчәнлеге” Халыкара конкурсында читтән торып катнашып, 1 урын яулады.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районының җәмәгать үзәгендә Татарстан Республикасы Президентының гражаннар мөрәҗәгате буенча Идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева гражданнарны кабул итте. 

“Инвалидлар җәмгыяте“ - Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте Татарстан Республикасы җәмәгать оешмасының җирле Кайбыч муниципаль районы оешмасын оештыру буенча конференция узды.

Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы А. Решеткина (фәнни җитәкчесе – Наталья Челнокова)  “Слово в “Смене” иҗади һәм күзәтүләр Бөтенроссия конкурсында катнашып, җиңү яулады.

Надеждино авылында гомер кичерүче Антонида Кузьмина үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады.

Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өчен районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллинга үзенең Рәхмәт хатын тапшырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International