25 ноябрь көнне Олы Кайбыч авылындагы “Салават күпере” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында район Спартакиадасы кысаларында 5-9 сыйныфларда укучы кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. Әлеге ярышларда 9 команда катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, мактаулы беренче урынны Федоровское урта мәктәбенең җыелма командасы яулады, 2-3 урыннарга Борындык һәм Олы Кайбыч мәктәпләре командалары лаек булды. Призлы урыннарга ирешкән барлык командалар һәм катнашучылар Кайбыч муниөипаль районы Бшкарма комитеты җитәкчесенең Дипломы һәм Грамотасы, шулай ук медальләр белән бүләкләнде.