Бүген Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның халык белән очрашуы узды. Әлеге чарада Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин халык алдында Мәүлид кичәсенең мөһимлеге хакында вәгазь укыды. Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында Кайбыч мөхтәсибәтенең райондагы милләтара һәм диннәр арасында дуслык булдыруда зур роль уйнавы хакында искәртеп узды.